Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда барлык хайваннарны 2028 елга кадәр идентификацияләү планлаштырыла

Хайваннарны идентификацияләү буенча федераль закон проектын әзерләү алып барыла.

Татарстанда барлык хайваннарны да 2028 елга кадәр идентификацияләү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

"Барлык хайваннарны да, шул исәптән эт һәм мәчеләрне дә, шулай ук, умарта илләрен дә, исәпкә алачакбыз. Кош төркем ысулы белән тиңләштереләчәк, ә дуңгыз баласы индивидуаль рәвештә. Экзотик хайваннар буенча, бәлки, ниндидер үзгәрешләр булыр, без белмибез, закон әле кабул ителмәгән бит. Әмма дөяләр тәгаен идентификацияләнәчәк ", - дип сөйләде спикер.

Хисамутдинов билгеләп үткәнчә, хайваннарны идентификацияләү буенча федераль закон проектын әзерләү бара. "Без аны 2021 елның беренче яртысында көтәбез. Бүгенгә хайваннарны берәү дә идентификацияләргә мәҗбүр итми. Әмма туры хәрәкәт законы кабул ителәчәк. Шуннан соң продукцияне, баш санын, итне идентификациясез сату мөмкин булмаячак», - дип ассызыклады ул.

Идарә башлыгы ачыклаганча, идентификацияләү өчен чиплар яки тамгалар кулланыла.

"Бу хуҗа карамагына. Хайван номеры бөтен Россия буенча бердәм электрон базага кертелә. Ул "Меркурий" системасы белән интеграцияләнәчәк. Хайваннар белән теләсә нинди манипуляция бу базага кертеләчәк. Хайван турында аның тууыннан алып тулы мәгълүмат булачак, бер төбәктән икенчесенә күчү дә күрсәтеләчәк. Идентификациясез эпизоотик иминлекне тәэмин итү кыен булачак ", - дип билгеләде ул.

Маркировка һәм идентификация бер хайванны икенчесе белән алмаштыру, мәҗбүри ветеринария эшкәртмәләренә дучар ителмәгән хайваннарны күчерү мөмкинлеген юкка чыгара. Моннан тыш, азык-төлек куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк.

"Кешеләр идентификациянең, беренче чиратта, куркынычсызлык булуын аңларга тиеш. Без республикага кергән хайван турында барысын да белергә тиеш. Халык та сатып алганын белергә тиеш. Шуңа күрә кешенең сәламәт хайван сатып алуын раслаучы система кирәк тә», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда октябрьдә эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев