Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда авырулары булган машина йөртүчеләрне хокукларыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итәләр

ТР Дәүләт Советы шундый инициатива белән чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советы юл хәрәкәте иминлеге турында Федераль закон проектын караячак. Закон проекты, табиблар ЮХИДИ идарәсенә автомобильчеләрнең авырулары турында хәбәр итәргә тиеш булачагын күз алдында тота.

Сүз машина йөртүчеләрнең чираттан тыш медицина тикшерүләре турында бара. Медицина хезмәткәрләре күрү начараюы, эпилепсия үсеше, йөрәк авырулары һ.б. турында хәбәр итә алачак. Алга таба автомобильчеләр авырулары аркасында транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелергә мөмкин.

ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, хәзер медицина тикшерүе 10 елга бер тапкыр узалар.

«Бу актуаль мәсьәлә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан чыгарыла. Бездә машина йөртү хокукын бирә торган медицина тикшерүе 10 елга бер тапкыр уза. Бу 10 ел эчендә табиблар еш кына кешеләрдә билгеле бер тайпылышларны, сәламәтлек начараюны күзәтәләр", - дип ассызыклады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев