Татарстанда автобус астына очып килеп керүче 14 яшьлек мотоциклчы үлгән
Яшәеш

Татарстанда автобус астына очып килеп керүче 14 яшьлек мотоциклчы үлгән

Бүген көндез 14 яшьлек яшүсмер мини-мотобайкада Алабугада Отрадная һәм Тихая урамнары чатындагы автобуска очты.

Укучы алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте җәмәгать транспортын йөртүченең яшь мотоциклчыга юл бирмәве аркасында килеп чыккан. Бу факт буенча тикшерүчеләр тикшерү оештырган.


Нет комментариев