Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда һава торышы 15 майдан ук үзгәрә башлаячак

Атмосфера фронтлары республикага яшенле, бозлы яңгыр алып киләчәк.

Татарстанда һава торышы 15 майдан ук үзгәрә башлаячак. Атмосфера фронтлары республикага яшенле яңгырлар, боз һәм көчәючән җил алып килә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы иртәгә, 14 майда, төбәктә кыска вакытлы яшенле яңгырлардан тыш, җилнең секундына 15-18 метрга (урыны белән секундына 22 метрга) кадәр көчәю мөмкинлеген хәбәр иткән иде. Шулай ук боз яварга мөмкин. Чәршәмбе көнне исә, 15 майда, секундына 17-22 метрга кадәр өермәле җил көтелә. Ә пәнҗешәмбе, 16 майда җил тизлеге секундына 24 метрга җитүе ихтимал.

Шул ук вакытта температура фоны түбәнәя башлаячак: 15 майда көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылына, ә 16 майда инде җылылык +21..+26 градус кына булачак.

Алдан фаразлаулар буенча, җомга көнне, 17 майда, һава температурасы +12, +17 градуска кадәр төшәчәк. Бу көнне кабат яшенле яңгыр булуы ихтимал. Шимбә көнне, 18 майда, салкынаю дәвам итәчәк. Төнлә термометр баганалары+2 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез һава температурасы +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак – «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X