Якындагы берничә көндә республика территориясендә һава температурасы күтәрелер дип көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанның Гидрометеорология үзәге +34, +35 градуска кадәр эссе көннәр фаразлый.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре кисәтә: аеруча санкцияләнмәгән урыннарда, коену сезоны башланганчы су керү бик куркыныч! Май аенда эссе һава торышы бик мәкерле, сулыкларда су җитәрлек җылынмаган һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, фаҗигагә китерергә мөмкин.
Үз-үзеңне һәм якыннарыңны сакла!
Нет комментариев