"Спутник V" вакцинасы тискәре нәтиҗә бирмәгән, бу аның куркынычсызлыгы турында сөйли. Татарстанда "Спутник V" препараты белән олы яшьтәге әбигә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясаганнар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
"Безнең 21 нче поликлиникада 92 яшьлек пациентка вакцинацияләнде", - диде Жаворонков.
Аның сүзләренчә, беренче инъекциядән соң карчык үзен яхшы хис итә, аның хәлен табиблар канәгатьләнерлек дип бәяли.
"Бу халыкка тулысынча куркынычсыз процедура булуына тагын бер дәлил", - дип билгеләде спикер.
яңа коронавирус инфекциясеннән "Спутник V" вакцинасын 60 яшьтән өлкәнрәк затларга кулланырга рөхсәт иттеләр.
Нет комментариев