Татарстанда 49 коронавирус очрагы ачыкланган, 48 – контактлы
Яшәеш

Татарстанда 49 коронавирус очрагы ачыкланган, 48 – контактлы

Соңгы тәүлек эчендә коронавирус 49 татарстанлы ачыкландган. Бер кеше республикадан читтә йоктырган, 48 - контактлы юл белән, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы.

"17 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйләрендә дәвалану ала", - дип ачыклык кертәләр ведомствода.

Аларның 23 очрагы Казанга, тугызы Чаллыга туры килә, җидесе - Тукай районына. Калган районнарда - Алексеевск, Әлки, Баулы, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш һәм Теләче районнарында - берәр.

Шулай итеп, Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекцияле 25 217 пациент теркәлгән. Аларның 22 167се инде савыккан, шул исәптән, узган тәүлектә - 60.
Covid-19дан 977 393 кеше вакцинация узган, үсеш тәүлегенә 4 267 кеше тәшкил иткән. Аларның 819 345е икенче прививкаларын да ясаткан.


Нет комментариев