Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 300дән артык пассажир автобуслары эшендә кагыйдә бозулар ачыкланган

Рейдлар айга дүрт тапкыр уздырыла.

Татарстанда 2020 ел башыннан бирле 300 дән артык пассажир автобуслары эшендә кагыйдә бозулар ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Дәүләт автодорнадзоры автотранспорт, автоюл күзәтчелеге һәм халыкара автомобиль йөртүләрен контрольдә тотуның үзәк бүлеге башлыгы Гыйльфан Батталов хәбәр итте.

"Төп ачыкланган хокук бозулар - пассажирларны санкцияләнмәгән ташу, йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял итү режимын үтәмәү, заказ буенча пассажирлар йөртү һәм багаж ташу кагыйдәләре, автобустан файдалану тәртибе буенча", - дип сөйләде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Батталов сүзләренә караганда, Дәүләт автоюл күзәтчелеге Урта Идел идарәсе тарафыннан агымдагы елга уртак рейд чараларын уздыру графигы эшләнгән һәм килешенгән.

"Автобусларда пассажирлар йөртүне оештыру һәм гамәлгә ашыруда хокук бозуларны ачыклау һәм чикләү эше дәвам итә. Татарстан территориясендә пассажирлар ташучы транспорт чараларына тикшерү үткәрелә», - диде ул.

Рейдлар айга дүрт тапкыр ешлык белән уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев