Татарстанда 26 градуска кадәр җылы булачак
Яшәеш

Татарстанда 26 градуска кадәр җылы булачак

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте алдагы көннәрдә республика территориясендә җылы һава торышы көтелүен хәбәр итте.

14 майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Явым-төшем көтелми. Йомшак җил исәчәк дип яза «Татар-информ».

Минималь температура төнлә +4..+9 градус, көндез +20..+25 градус җылы булачак.

15 майда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз яңгыр фаразлана. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә булачак.

Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, көндез максималь температура +21..+26 градуска кадәр булачак, дип фаразлый синоптиклар.


погода Зеленодольск

Нет комментариев