Татарстанда 235 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Аларның 3се читтән кертелгән, калганнары республика территориясендә йоктырган. 71 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 164 кеше өйдә дәвалана.
Казанда иң күп авыручылар теркәлгән — 107, Яшел Үзән районында — 34, Чаллыда — 25, Чүпрәле районында — 12, Биектау районында — 9, Зәй һәм Балык Бистәсе районнарында - 6, Саба районында — 5, Апас, Арча, Әтнә, Балтач районнарында — 4, Кукмара һәм Тәтеш районнарында — 3, Кама Тамагы һәм Тукай районнарында — 2.
Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Нурлат һәм Ютазы районнарында берәр коронавирус очрагы ачыкланган.
1 декабрьгә Татарстанда 38 288 COVID-19 очрагы теркәлгән. Барлык чорда 31 736 кеше савыккан, шул исәптән 282се - узган тәүлектә.
Нет комментариев