Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 2023 елга кадәр территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар циклы башлана

14 апрельдә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында 2022-2023 елларда территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар сериясе башлана.

Фикер алышулар 16 муниципалитетта узачак.

Халык белән беренче очрашу Алабуга һәм Нурлатта 14 апрельдә узачак. Икенче көнне, 15 апрельдә, фикер алышулар Теләче районының Баландыш авылында һәм Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә узачак. Башка районнар өчен даталар билгеләнгәннән соң, җәмәгать фикер алышуларының тулы графигы park.tatar сайтында урнаштырылачак.

Мөһим деталь: бу елда яңартылачак объектларның киләсе чиратларын тормышка ашыру буенча фикер алышуга чыгарыла. Әмма аларны комплекслы итеп төзекләндерү өчен, территорияне 26 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында узачак тавыш бирүдә мөмкин кадәр күбрәк кеше сайларга тиеш.

Моннан тыш, фикер алышуларда катнашучыларга беренче чират паркларының финал концепциясен тәкъдир итәчәкләр, аларны май уртасында ук төзергә керешәчәкләр, шулай ук проектларда кулланылган архитектура карарлары турында җентекләп сөйләячәкләр. Халык аларның йомгаклау проектына ничек йогынты ясавын күрәчәк һәм эш башланганчы ук әлеге территориядә нәрсә барлыкка киләчәкне беләчәк.

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашырга җирле халык, шушында урнашкан объект милекчеләре һәм арендаторлар, активистлар, җәмәгатьчеләр, кыскасы, үзләренең кече ватаннары киләчәгенә битараф булмаганнар чакырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча масштаблы эш 2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды. 6 ел эчендә республикада 443 территория төзекләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев