Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 2020 елда 40 мең кешенең пенсиягә чыгуы кичектерелә

2020 елда пенсияләрне якынча 20 мең татарстанлы ала башлаячак.

Быел 40 мең татарстанлының пенсиягә чыгуы кичектереләчәк, моңа пенсия системасындагы реформалар сәбәпче. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 

«Ел саен без тотрыклы рәвештә 60 меңгә якын кешене пенсиягә җибәрдек. 2019 елда без 27 мең кеше пенсиягә чыкмады, 32 меңнән артык кеше лаеклы ялга китте. Быелгы вәзгыять катлаулырак булачак — 40 меңгә якын кеше пенсиягә чыкмаячак, 20сен генә лаеклы ялга озатабыз», — дип сөйләде РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Мондый үзгәрешләр күчеш чоры белән бәйле.Ул 2028 елда тәмамланачак. 

Эдуард Вафин белән интервьюны sntat.ru сайтында укыгыз, видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин булачак. « Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар, шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев