Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 2 кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда коронавирустан үлүнең ике яңа очрагын теркәделәр – Югары Ослан районыннан хатын-кыз һәм Түбән Кама районыннан ир-ат.

Бу хакта Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

2 июньдә ашыгыч ярдәм табиблары РКБга Югары Ослан районында яшәүче 66 яшьлек хатынны алып килә. Аннан аны ике яклы полисегментар пневмония белән Казанның 16нчы хастаханәсенә китергәннәр. Аның берничә хроник авыруы да булган. Хәле начарлану аркасында 18 июньдә аны реанимациягә күчерәләр һәм үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтыралар. 29 июньдә ул кан әйләнеше тукталу нәтиҗәсендә үлә.
Түбән Кама районында яшәүче ир-атны 29 июньдә COVID-19 вирусы аркасында катлауландырылган пневмония белән дәваханәгә салалар. Аның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган, 6 июльдә ул үлгән.

Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик тикшеренү нәтиҗәсендә ачыкланган.
Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабта һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев