Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 162 сәгатьлек татар аудио китабын чыгаралар

Татарстанда татар язучыларының әсәрләре кергән 162 сәгатьлек аудио китап чыгаралар.

Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татар китап нәшрияте аудио китапны булдыру эшенә кереште. Татарстанның “алтын” тавышлары – Г.Камал, К.Тинчурин исемендәге театр артистлары, радио, телевидение дикторлары билгеле татар язучылары һәм поэтлары әсәрләрен яңгыратачак.
Әлегә Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”, М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”, Г.Тукай әсәрләре, татар халык әкиятләре әзер. Аудио китапның гомуми вакыты 162 сәгать, бу – 21 авторның 35 әсәре. Язманы нәшриятның www.tatkniga.ruсайтында “Аудио китап” бүлегенә урнаштырачаклар. Аны бушлай тыңлап, үзегезгә дә күчереп алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X