Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 1 марттан туристик кешбэк программасы буенча сатулар туктатылачак

Россиядә туристик кешбэк программасы буенча сатулар 1 мартта туктатылачак. Шул ук вакытта сәяхәткә 30 апрельгә кадәр, ә круизга май ахырына кадәр барырга мөмкин. Бу хакта ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә Ростуризм башлыгы Зарина Догузовага сылтама белән хәбәр итә.

"Туристик кешбэк программасы буенча сату инде ай ярым дәвам итә. Без программа буенча сатуларның узган этаплар белән чагыштырганда дүрт тапкырга артуын күрәбез. Туристлар программадан бик теләп файдалана, аңа ышаналар, 20 мең сумга кадәр акчаны янга калдыралар», – дип белдерде Догузова.



Аның сүзләренә караганда, программа ярдәмендә кунакханәләрне эш белән тәэмин итү уртача 50% ка арткан. Шул ук вакытта ике сезон арасында һәм әкренләп чит ил юнәлешләрен ачканда шундый нәтиҗәгә ирешеләчәк.

Туристик кешбэк программасының агымдагы этабы 18 гыйнварда старт алды. Бу вакыт эчендә алардан 700 меңгә якын кеше файдаланган инде - алар 2,5 млрд сумга якын акчаны кире кайтара алган.

Быел программаның көз - кыш чорына исәпләнгән тагын бер этабы булачак, дип тәмамлады Догузова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев