Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне "Яңа ел патруле» күзәтә

Яңа ел каникуллары вакытында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәрләре, яшь инспекторлар, шулай ук әкият геройлары белән бергә юл хәрәкәтендә катнашучыларны Яңа 2022 ел белән котлады һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен сак кына үтәү кирәклеген искәртте.

Полиция хезмәткәрләре әкият геройлары белән бергә җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлырак булырга чакырды. Дәүләт автоинспекциясенең яшь ярдәмчеләре Кыш Бабай һәм Кар кызы юл куркынычсызлыгы буенча киңәшләр язылган листовкалар, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен бәйрәм сувенирлары әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев