Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан ЮХИДИ штрафлары күләме һәм суммасы буенча 3 топ төбәкләр арасына кергән

ЮХИДИ 2020 елда 117 млрд. сумлык (2019 ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк) 167 млн. штраф (2019 ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк) салган.

 Бу - Кырым күперен төзүгә чыгымнарның яртысы, дип исәпли «Коммерсантъ».
Штрафлар күләме буенча Мәскәү алда бара — башкала машина йөртүчеләре 23 млрд сум түләргә тиеш. «Бәхет хатлары» саны буенча Мәскәү өлкәсе беренче — 30,5 млн, 2019 ел белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк.
Татарстан штрафлар саны һәм аларның акчалата күләме буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән кала өченче урынны алган — 4,72 млрд сумлык 7,34 млн карар.
Топ-5кә шулай ук Краснодар крае (4,06 млрд сумлык 6,33 млн штраф) һәм Свердловск өлкәсе (3,7 млрд сумлык 4,59 млн штраф) эләккән.
Тула өлкәсе штрафларның акчалата күләменең иң зур артуын (плюс 200%, 2,05 млрд сум) күрсәткән.
Башкортстан (плюс 135%, 2,57 млрд сум) һәм Карелия (плюс 101%, 376 млн сум). Штрафларның иң азы Чукоткада (барлыгы 7,1 мең), ул камералар булмаган бердәнбер төбәк булып кала.
Камералар ярдәмендә салынган штрафларның өлеше бер ел эчендә 84тән 87 процентка кадәр арткан. Автомат комплекслар ярдәмендә чыгарылган штрафлар суммасы 82,7 млрд. сумнан 94,1 млрд. сумга кадәр җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X