Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан якын арада Covid-чикләүләрне йомшартырга җыенмый

Татарстанда яңа коронавирус йогышы аркасында кертелгән чикләүләрне алга таба да йомшартырга җыенмыйлар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Якын арада юк. Исегезгә төшерәбез, бездә көчле вируслы респиратор йогышлары сезоны март аена кадәр дәвам итә. Шуңа күрә бүгенге көндә бу мәсьәлә эшкәртелми. Булган барлык чикләүләр - бүгенге көндә бездә барлыкка килә торган эпидситуациягә ярашлы. Әлегә барысы да сакланачак", - диде спикер.



Любовь Авдонина, чикләүләрне бетерү авырулар санының кимүенә барганда һәм вәзгыят тотрыклы булганда мөмкин, дип өстәде.

Республиканың баш санитар табибы урынбасары төнлә кафе һәм рестораннар эшен рөхсәт итү буенча сорауга аерым җавап бирде.

 

"Норма Татарстан Республикасы тарафыннан гына кертелмәгән, ә федераль норма да. Сез беләсезме, Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы карарында бу норма беркетелгән. Бүгенге көндә тамаша-күңел ачу чаралары һәм җәмәгать туклануы объектлары эше 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр тыела», – дип сөйләде Авдонина.



Республика Роспотребнадзор вәкиле искәртеп узганча, бу норма ТР Министрлар Кабинеты карарындагы соңгы үзгәрешләрдән соң калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев