Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан хакимияте мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларын билгеләргә тели

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары проектын республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләде.

Документ «Рәсми Татарстан» порталында бастырылган, аның коррупциягә каршы экспертизасы 21 октябрьдә тәмамланырга тиеш.

Республикада даими яшәүче, яңа туган балалары булган һәм әтиләре мобилизацияләнгән гаиләләрне, җан башына уртача керемне исәпкә алмыйча, балалар кирәк-яраклары комплектлары белән тәэмин итәчәкләр.

Запастан чакырылганнарның гаиләләрендәге пенсионерлар санаторий-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итүгә беренче чиратта хокук алачак. Мобилизацияләнүченең өлкән яшьтәге, беренче һәм икенче төркем инвалид гаилә әгъзаларына өйдә социаль хезмәтләр түләүсез күрсәтеләчәк.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаилә әгъзаларына, шулай ук, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда, психик авырулары булган гражданнар өчен интернат-йортларда социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү өчен өстенлекле хокук бирәчәкләр.

Эш бирүчеләргә мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр рәвешендә өстәмә социаль гарантияләр билгеләүне тәкъдим итү күздә тотыла. Шулай ук аларга чакырылганнарның гаилә әгъзаларына социаль ярдәмнең өстәмә чараларын күрсәтергә киңәш итәчәкләр.

Мәшгульлек хезмәте органнары мобилизацияләнүченең эш эзләү өчен теркәлгән гаилә әгъзасын, гариза биргән көннән алып, максимум өч көн эчендә эшсез дип тану турында карар кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев