Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә

Һава температурасы -3...-5 градуска кадәр булачак.

Бүген, 12 декабрьдә, синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез урыны белән томан булырга мөмкин, кар явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак.

Көндез һава температурасы Казанда -3...-5 градус, Татарстанда  -2...-7 градус салкын булуы көтелә.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.


Нет комментариев