Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә

Көндез һава температурасы минус 6-8 градус тәшкил итәчәк.

Бүген, 28 ноябрьдә, синоптиклар казанлыларны юлларда бозлавык турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез урыны белән кар, төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак. Көндез һава температурасы минус 6-8 градус тәшкил итәчәк. Шәһәрлеләргә саграк булырга кушалар, чөнки юлларда бозлавык көтелә дип яза «Татар-информ».


погода гололедица

Нет комментариев