Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил хакында кисәтә

Җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17, ә яшенле яңгыр вакытында 20 метрга җитәргә мөмкин.

Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр итә республика синоптиклары.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17, ә яшенле яңгыр вакытында 20 метрга җитәргә мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, 25 майда республика территориясендә һава температурасы төнлә +9..+14, көндез +13..+18 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән, шул исәптән Казанда да, яңгыр явуы көтелә дип яза «Татар-инфрм».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода синоптики сообщили мчс рт

2
X