Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада эссе һава торышы сакланачак.

Иртәгә көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 17-22 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Республикада эссе һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы республика буенча 29-34 градус, Казанда 31-33 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода синоптики обещают гроза