Татарстан синоптиклары яңгыр һәм томан хакында кисәтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм томан хакында кисәтә

Республика территориясендә эссе һава торышы сакланачак.

21 августта, Татарстан территориясендә эссе һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндезге сәгатьләрдә төбәкнең көнчыгышында бераз яңгыр явачак.

Моннан тыш, «төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк», диелә Татарстан метеорологлары тараткан хәбәрдә.

Төнлә +11 градус җылы булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +25, +27 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстанның көньягында һәм төньяк-көнбатышында, шулай ук Казанда җылырак булачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/20/191906/


Нет комментариев