Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Көндез республикада һава температурасы -6 градустан -11 градуска кадәр салкын булачак.

Иртәгә, 1 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» кисәтә.

Аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кар яву, көньяктан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Төнлә термометр баганалары -14 градуска, ә аязган вакытта -21 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -6..- 11 градус салкын була.


синоптики обещают туман

Нет комментариев