Татарстан синоптиклары кисәтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары кисәтә

Көндез республикада һава температурасы +19-24 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 22 сентябрьдә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан һава шартларының бозылуы хакындагы кисәтүдә хәбәр ителә.

Төнлә республика территориясендә явым-төшем күзәтелми, көндез көнчыгыш районнарда бераз яңгыр явачак, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы +4-9 градус (көнбатыш районнарда +12 градуска кадәр) тәшкил итәчәк, көндез +19-24 градуска кадәр җылытачак дип яза «Татар-информ».


Нет комментариев