Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан синоптиклары көчле салкыннар якынлашуы турында кисәтә

15 декабрьгә төнендә һәм иртән 13 градуска кадәр салкын, ә аязганда – 19 градус салкын булуы ихтимал.

Татарстанда  аномаль җылы һава торышына алмашка шимбә, 15 декабрьдә, салкыннар килә. Бу турыда  Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

15 декабрь төнендә һәм иртән 13 градуска кадәр салкын, ә аязганда – 19 градус салкын булуы ихтимал. Көндез һава температурасы -8...-13 градус булачак.

Бүген, 13 декабрьдә, төнлә -12 градуска (аязганда -16) кадәр салкынайтачак. Көндез температура -3 градус булачак.

Аязучан болытлы һава саклана. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда юеш кар явуы көтелә.

Юлларда урыны белән бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода Зима холода

2
X