Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан синоптиклары быелгы март турында

Татарстан синоптиклары 2018 елның март аен соңгы 53 ел эчендә иң суыгы, дип белдерделәр.

— Быелгы язның беренче ае рекорд куйды. Мондый суык март соңгы тапкыр 1965 елда булган, ягъни моннан 53 ел элек, — дип сөйли ТР Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

Аның сүзләренчә, аномаль һава торышы республика территориясендә төньяк җилләре һәм салкын һава массалары хакимлек итү белән бәйле. Март ахырына кадәр җылыту көтелми. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда һава температурасы нормадан 5 градуска түбәнрәк булачак дип яза «Мәйдан» журналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода март