Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә

Төнлә температура 10-12 градус салкын, көндез – 5-7 градус.

Татарстан синоптиклары 7 февральдә республика территориясендә һәм Казанда һава шартлары бозылуы турында кисәтә. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метр булачак, секундына 15-18 метр тизлектә җил фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Казанда төнлә температура 10-12 градус салкын, көндез – 5-7 градус. Гомумән республика буенча төнлә һәм иртән температура 9-14 градус салкын, аязганда температура -18 градуска кадәр, көндез – 4-9 градус.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе казанлыларны юлларда бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә. Җәяүлеләр һәм автомобильчеләрдән юлларда игътибарлы булуларын сорыйлар. Машина йөртүчеләрдән кинәт тормозга басмаска һәм ерак сәфәрләргә чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев