Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә

Республикада көндез һава температурасы 0 градустан -5 градуска кадәр төшәчәк.

Бүген, 21 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, иртән һәм көндез буран көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең һава торышы бозылу турында таратылган хәбәрендә әйтелгән.

Моннан тыш, юлларда урыны белән бозлавык булуы көтелә.

Төнлә 8 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр төшәчәк.

«Татар-информ»нан алынды.


погода буран снег синоптики сообщили

Нет комментариев