Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасында кеше үтерергә омтылу факты буенча җинаять эше кузгатылды

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 105 маддәсенең 1нче өлеше, 30 маддәсенең 3 өлеше (кеше үтерергә омтылу) буенча җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның 26 июнендә төнлә Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәренең Сәйдәшев урамындагы 11нче йорт фатирының берсендә 43 яшьлек ир һәм аның 34 яшьлек өйдәш хатыны арасында көнләшү нәтиҗәсендә низаг чыга. Конфликт барышында шикләнелүче хатынның муенына пычак белән яралый һәм вакыйга урыныннан качып китәргә маташа. Әмма күршеләре чакыруы буенча килгән Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә тоткарлана. Зыян күрүче хастаханәгә озатыла.

Шикләнелүче җинаятькә катнашы барлыгын таныды. Гаепле тоткарланган, кисәтү чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев