Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасында 1200 резерв койка әзерләнгән, аларны кирәк булганда оператив рәвештә җәелдерергә мөмкин

Миңнеханов Covid-19 очраклары арту фонында планлы медицина ярдәмен сакларга кушты.

ТР Президенты игътибарны медицина персоналын дару препаратлары һәм индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итүнең мөһимлегенә юнәлтте.

Covid-19 коронавирусы белән авыру артуга карамастан, медицина учреждениеләре агымдагы эшчәнлекне саклап калырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

"Яңа коронавируслы инфекция таралу вәзгыяте киеренке, әмма контрольдә тотыла. Планлы эшне саклап калып, тиешле күләмдә койка-урын булдырырга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, 1,2 мең резерв койка әзерләнгән, аларны коронавирус белән авыручылар өчен кирәк кадәр тиз арада җәелдерергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов медицина персоналында дару препаратлары һәм индивидуаль саклану чаралары булуның мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.

"Дарулар җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Медицина хезмәткәрләрен саклау чаралары белән тәэмин итү мөһим», - диде республика җитәкчесе.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты, шулай ук, волонтерларның эше ничек төзелүе белән кызыксынды. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлык ярдәме күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте, алар яңа коронавирус инфекциясенә аеруча җиңел бирешүчән. Рөстәм Миңнехановка волонтерлык пунктларының үз эшләрен дәвам итүләре турында хәбәр иттеләр. Президент тагын бер кат җәмәгатьчелеккә ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеге турында мәгълүмат бирергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев