Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасына - 100 ел!

30 ноябрь 2018 елда, иртәнге сәгать 10 да, Родина Мәдәният сараеның китапханәсе уку залында, Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни советының киңәйтелгән утырышына чакырабыз.



Көн тәртибендә:
1. Татарстан  Республикасы Президенты Юлламасы күрсәткән стратегик юнәлешләре (алар алтау) буенча Яшел Үзән муниципаль районы җирлегендә "Юл карта"сын тикшереп раслау; ( 30 мин)
2.  Түбән Урысбага җирлегендәге мәктәп һәм мәдәният учакларындагы Г.Тукайның туу көне - 133 еллыгына хәзерлекнең торышы турында - Хәйдәр Сибгатуллинның чыгышын тыңлау һәм ярдәм оештыру; (15 мин).
      а) Танай Турай, Кече Шырдан, Акъегет авылыннан, татар теле укытучылары һәм  мәдәният хезмәткәрдәренең тәҗрибә уртаклашуга чакырылалар. 
3.  2016 - 2017 уку елында татар телен укытудагы үзгәрешләр турында - Яшел Үзән муниципаль районы Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы методисты - Сәлахова Роза Абраровнаның тәкъдимнәре. (20 мин.)
4.  Төрлеләр
Ихтирам һәм хөрмәт белән
Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе
Клара Мәрдан кызы Филиппова.
16.11.2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев