Стипендиатларга бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тапшырды.
Барысы 40 стипендия тапшырылды. Гомуми фонд 2,1 млн. сум тәшкил итте.
Бүләкләнүчеләр арасында Яшел Үзән талантлары да бар. Шулай итеп, стипендиягә "Орфей" халык хореография студиясе (җитәкчесе - Елена Васильева) һәм яшь вокалчысы Леонтия Чихирина (педагогы - Ирина Веденина) махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.
Котлыйбыз! Безнең иҗат коллективларына һәм артистларга яңа җиңүләр телибез!

Нет комментариев