Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы халкын Covid-19дан куркып ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска чакырдылар

Республиканың медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды, анда барлык пациентлар кабул ителә һәм коронавирус белән инфекцияләнгәнме яки юкмы, ачыклана.

Татарстанлыларга Covid-19 йоктырудан куркып, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска киңәш иттеләр. Мондый киңәшне РКБ баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин Андрей Кузьминга интервьюсында әйтте.

"Республика халкын ышандырасым килә, чиста стационарларга, ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме күрсәткән урыннарда мөрәҗәгать итүдән куркырга кирәкми. Ай ярымнан соң ковиң бетәчәк дигән уйлар белән утырып тору дөрес түгел. Әгәр ниндидер проблемалар бар икән, килергә, мөрәҗәгать итәргә кирәк ", - диде табиб. 

 Татарстанның медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды. Бу пациентлар үз статусын аныклаганчыга кадәр булган изоляция бүлекләре, аның Covid-19 бармы яки юкмы, икәнлеге ачыклана.

"Статусны төгәлләштерүгә кадәр бер генә пациент та, "чиста" зоналарга үтмәячәк", - дип ышандырды Миңнуллин.

РКБ баш табибы урынбасары белән интервью sntat.ru сайтында бастырылган. Видеоверсияне YouTube тагы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының каналында күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуктан башка интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X