Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 70%тан түбәнрәк йөкләнешле сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итүгә заявкалар кабул итә башлый

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 5 июльдән йөкләнешләре 70%тан ким булган сәнәгать парклары резидентларыннан һәм идарәче компанияләреннән сәнәгать паркларын үстерүгә юнәлтелгән чаралар комплексына заявкалар кабул итә башлый.

Пакет чаралары инфраструктура мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм эшлекле активлык шактый югары булган эре шәһәрләрдә урнашкан парклар белән авылныкылар арасында конкурентлык мөмкинлекләрен тигезләү максатларында эшләнде.

Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта Татарстанда 105 сәнәгать паркы бар, аларның территорияләрендә 1528 компания-резидент эшчәнлек алып бара, алар тарафыннан 38 меңнән артык эш урыны булдырылган. Сүз дә юк, сәнәгать парклары муниципаль берәмлекләр икътисады үсешенә зур өлеш кертә, эш урыннарын булдыру һәм модернизацияләү буенча нәтиҗәле механизм булып тора.

Аларның комплекслы тигез үсеше өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан яңа концепция эшләнде һәм Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан расланды. Концепцияне гамәлгә ашыру кысаларында элегрәк закон чыгару инициативалары кабул ителде, алар кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 10 елга кадәр вакытка түбәндәге салым ташламаларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә:
- «керемнәр» УСН буенча түбән ставкалар - 1%, «керемнәр - чыгымнар» УСН буенча - 5%;
- Транспорт һәм оешмалар мөлкәтенә салымнардан тулысынча азат итү.

Моннан тыш, концепция нигезендә, сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре үз эченә ала торган ярдәм чараларының пакет комплексына исәп тота ала: - кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү;
- сәнәгать биналары, коммуналь һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләүгә 30 млн. сумга кадәр «Төзелеш» займын 5 елга 5% белән бирү;
- ташламалы шартларда елына 4,5% белән микрозаймнар;
- электр энергиясенә чыгымнар өлешен субсидияләү.

Әлеге ташламалардан файдалану өчен, эшмәкәргә индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта сәнәгать паркы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, республиканың бер муниципаль районында булырга тиеш. Сайлап алу критерие - паркның тулылануы-70% тан кимрәк, резидент Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза биргән көнгә КУЭ субъекты булырга тиеш, ә парк үзе - ТР Икътисад министрлыгының Тиешле аккредитациясе булырга тиеш.
Килешү төзү өчен гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт адресы буенча кабул ителә. Шулай ук башлангыч консультацияне 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев