Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорда кыш көне вируслардан ничек саклану турында сөйләделәр

Яна инфекция, башка авырулар кебек үк, елның салкын вакытында чигенмәячәк.

Авырмас өчен кыш көне һава торышы буенча киенергә, эш урынында туңмаска, битлек киеп, социаль дистанцияне сакларга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Кыш көне бездә булган барлык профилактика чаралары саклана, халыкка хәзер үк киңәш итәргә мөмкин булган бердәнбер әйбер - бу һава торышы буенча һичшиксез киенергә кирәк, чөнки җылылык инде тәмамланды, әбиләр чуагы да бетте, һәм якын көннәрдә җылылык көтелми", - дип билгеләде спикер.

Шулай ук аның сүзләренчә, эш урыннарында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка оешмаларда уңайлы һава температурасы сакланырга тиеш, ул санпин кагыйдәләре белән килештерелә. Шулай ук спорт белән шөгыльләнергә, хезмәт һәм ял режимын сакларга, витаминнар өстәп дөрес тукланырга кирәк.

Любовь Авдонина битлек киеп, социаль дистанцияне үтәү зарур, дип ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, вируслар, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе, кыш көне көчсезләнмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X