Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорда коронавирусның авыр формалары санының артуын аңлаттылар

Татарстанлыларның гомуми авыруы структурасында яңа коронавирус инфекциясе тотрыклы рәвештә 3,5% тәшкил итә.

Татарстанда таҗ инфекциясенең авыр формалары артты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Ноябрьнең беренче ике атнасында, октябрьнең шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга өлкәнрәк кешеләрнең коронавирус белән авыручы затлар өлеше артты. 65 яшьтән өлкәнрәк затларга авыр формалар хас икәнен аңларга кирәк”, - дип билгеләде спикер.

Любовь Авдонина шулай ук авыруның авыр формаларын арттыруда табибларга соңрак мөрәҗәгать итү һәм үз-үзен дәвалау омтылышы роль уйный, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев