Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорда Covid-19 аркасында укытучылар өчен яңа кагыйдәләрне аңлаттылар

Мәктәпләрдә укытучылар бүлмәсен ябарга, ә педагогларга үзара элемтәләрне чикләргә тәкъдим итәләр.

Татарстанда укытучыларга, аларны һәм укучыларны яңа коронавируслы инфекция йоктырудан саклау өчен, яңа тәкъдимнәр керттеләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Без бүген педагогик составка үз эш урыннарында дистанцияне мөмкин кадәр күбрәк сакларга тәкъдим итәбез, әгәр мөмкинлек бар икән – укытучылар бүлмәсеннән баш тартырга. Бездә хәзер һәр сыйныфка бер кабинетны беркетү яклы, класс элеккеге кебек кабинетлар буйлап күченми, ә укытучы йөри", - дип билгеләде спикер.

Авдонина билгеләп үткәнчә, битлекләр киеп укыту авыр, шуңа күрә ТР буенча Роспотренадзор шәхси саклану чараларын мәҗбүри йөртүне таләп итми, әгәр укытучы такта янында тора һәм укучылар партасына кадәр кимендә бер метр дистанция саклана икән.

"Ләкин, әгәр укытучылар бер-берсе белән шул укытучылар бүлмәсендә аралашсалар, анда киергә тиеш булалар. Әгәр укытучы коридорга чыга, ата-аналар белән аралашса, беренче сыйныфлыларның хәрефләрне ничек матур язуларын карарга парталар арасына чыкса, бу очракта битлекне укытучы кияргә тиеш ", - дип билгеләде Авдонина.

ТР буенча Роспотренадзорда мәктәпләрдә гомуми чәй эчүне гамәлдән чыгарырга, укытучыларның үзара аралашуын минимальләштерергә тәкъдим итәләр. Любовь Авдонина мондый профилактика чаралары авыру очракларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк дигән өмет белән уртаклашты.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, әгәр Татарстан мәктәбе укучысы яңа коронавирус инфекциясе белән авырса, бөтен сыйныф өйләренә кайтып китәчәк, ә укытучы булса - аның белән бәйләнештәге барлык педагоглар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев