Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан яңа конкурс

Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар үтә дә ихтирамга лаек.

Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» конкурс оештырды. Җиңүчеләр 100 мең сум алачак. 
Бәйгедә, әйтик, фермер гаиләләре һәм крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. 
Конкурста сайлап ал түбәндәгечә булачак: 
- КФХ әгъзаларының һәм аның даими хезмәткәрләренең саны (хуҗалыкның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәр өчен 1 балл биреләчәк); 
- гаилә фермер династиясенең шәхси эшкуар буларак дәүләт реестрында теркәлүенең гомуми срогы буенча (ел саен 1 балл). 
Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычлары булырга тиеш түгел. 
Гаризалар һәм документлар 2020 елның 17 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 бүлмә, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. 
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 221-67-53, 221-76-55. 
Грант бирү тәртибе һәм кирәкле документлар турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев