Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда терлекләрне Бердәм идентификацияләү буенча матбугат конференциясе уздырды

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды.

Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты. «2020 елда Татарстанда АПКны цифрлаштыру кысаларында терлекләрне бердәм идентификацияләү башланды. Арча һәм Балтач муниципаль районнарында 200дән артык яңа туган бозау бердәм идентификация системасына кертелгән инде - бу районнарда сынау проектлары эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 4800 бирка алынган, алар бозаулар туган саен урнаштырылачак. Хәзер терлекләрне чиплаштыру процедурасына башка районнар да кушылырга теләк белдерде», - Ленар Гарипов.

«Хайванны идентификацияләү процедурасы авыртусыз уза: бер колагына уникаль номер һәм qr-кодлы бирка, икенчесенә бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән электрон чип урнаштырыла. Ветеринария хезмәте ахыргы теркәүне башкара, ул хайванның системада булуын раслый һәм аңа ветеринария паспортын кертә, алга таба барлык уздырыла торган чаралар да шунда кертеләчәк. Хайванның паспорты белән теләгән һәркем хайванның биркасында qr-код телефонын күреп таныша ала», - дип хәбәр итте Нияз Хәлиуллин.

Әлеге яңалык фермада барлык процесслар белән нәтиҗәле идарә итү өчен файдалы булачак. Система предприятие җитәкчесе өчен генә түгел, ә министрлык һәм ветеринария хезмәтләре белгечләре өчен дә ферма буенча тулы мәгълүмат бирә. Сатып алучы шулай ук хайванның итенең кайда үстерелгән, хайванның сәламәтләнгәнме-юкмы икәнлеген һәм нинди ветеринария чаралары үткәрелүен тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Элек Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мәҗбүри идентификацияләнергә тиешле хайваннар исемлеге билгеләнгән иде. Аңа барлык авыл хуҗалыгы хайваннары, шулай ук вак йорт хайваннары, кыйммәтле җәнлекләр, бал кортлары һәм балыклар керде. Табигый яшәү тирәлегендә булган кыргый хайваннарга гына чип куелырга тиеш түгел, - дип аңлатты Елена Ильина.

Чара азагында спикерлар журналистлар сорауларына җаваплар бирде. Закон проекты нигезендә Россиядә эре мөгезле терлекләрне мәҗбүри идентификацияләү 2021 елның 1 сентябреннән планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев