Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкының мөмкин булган ихтыяҗларын исәпкә алып, «Авылда җәйге мәшгульлек - 2020» сезонлы эшкә кешеләр җыю турында игълан итте

Бүгенге көндә 400гә якын вакансия бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре төрле срокка эшкә алырга әзер. Агрономнар һәм тракторчылар гына түгел, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, төрле эшчеләр, көтүчеләр, ветфельдшерлар, зоотехниклар, ярдәмче эшчеләр дә кирәк.

Мәсәлән, май ахырыннан башлап, җир җиләге җыючылар яки үсемлекләрне яратучыларны Яшел Үзән һәм Әлмәт районнарында «Ягодная долина»да көтәләр. Аларга бушлай тулай торак бирергә әзерләр, ә сезонга хезмәт хакы аена 40 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Барлыгы 110 кеше кирәк. Нурлат районында терлекчелек фермасында да торак белән тәэмин ителгән яхшы хезмәт хаклы эш бар, предприятиенең хезмәткәрләре өчен үз кунакханәсе бар.

Гариза бирү өчен http://agrokpi.ru/rabota сайтында махсус форманы тутырырга кирәк. Барлык хезмәт контрактлары теркәләчәк. Өстәмә мәгълүмат - 8 (843) 292-07-59, 8 987-172-04-28 телефоннары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев