Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын арттыру өчен яңа ярдәм чараларын кабул итте

Татарстанда 2022 елда бәрәңге һәм яшелчә культуралары чәчүлекләрен арттыру өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чараларын арттырачаклар.

Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

«2022 елга без хуҗалыкларда да, халыкта да бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын арттыру өчен өстәмә чаралар күрдек. Авыл халкының күбесе үз вакытында бәрәңге мәйданнарын киметтеләр", - диде Хәбипов.

Ул Татарстанда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә тарихи яктан зур игътибар бирелүен искәртте. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен ел саен республика бюджетыннан 500 млн. сумга якын акча юнәлтелә, шул исәптән сыер асрауга - 350 млн.сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев