Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын 5-10 сыйныфлылар арасында өч яшь категориясе һәм биш юнәлеш буенча «АгроНТИ - 2021» бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра:

* Агрокоптерлар (пилотсыз очкыч аппаратларның бүленгән системалары, автомат идарә системалары);
*Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүнең электрон автоматлаштырылган системалары);
*Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фоторәсемнәр һәм веб-ГИС технологияләр куллану);
*Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика);
*АгроБио (авыл хуҗалыгы культуралары авыруларыннан һәм корткычларыннан биологик яклау ысуллары).

Конкурс «АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерциягә карамаган оешмасы белән берлектә фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә үткәрелә

Конкурсның максаты - авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмаларын Милли технологик инициативаның технологик өстенлекләрен эшкә җәлеп итү.

Конкурсның төп бурычлары түбәндәгеләр:
- укучыларда иҗади сәләтләрне үстерү һәм авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге белгечлекләргә кызыксыну уяту;
- шәхеснең төп компетенцияләрен, һөнәри-әһәмиятле сыйфатларын һәм предметлы белемнәрне гамәли куллануга мотивацияне формалаштыру;
- үзбилгеләнү, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыру;
- авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә белгечлекләрнең абруен күтәрү;
- укучыларның һөнәри юнәлеше;
- авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә белемнәрне тарату һәм популярлаштыру;
- сәләтле мәктәп укучылары белән эшләүгә фәнни һәм бизнес тйркемнәрне җәлеп итү.

АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсы 5-11 сыйныф укучылары арасында 4 этапта үткәрелә:
- Россиянең барлык төбәкләреннән (2021 елның 1-16 апрелендә) катнашу мөмкин булган читтән торып төбәк этабы;
- читтән торып төбәк этабында җиңүчеләр катнашкан региональ этап Россия аграр университетлары базасында уздырыла (2021 елның маенда);
- финал этабы конкурсның барлык номинацияләре буенча узачак (2021 елның сентябре);

Конкурста катнашу өчен kids.agronti.ru/ рәсми сайтында гариза тутырырга кирәк. Һәр катнашучы дүрт юнәлештә дә теркәлә ала. Һәр юнәлеш буенча ситуацион бурычлар яки тестлар тәкъдим ителде.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегендә 8800441670 кайнар линия телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Читтән торып һәм очно төбәк этапларын уздыру мәйданчыкларының берсе - Казан дәүләт аграр университеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X