Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 65 яшьтән өлкәнрәкләргә мәчеткә йөрмәскә киңәш итте

Коллектив намаз укыганда саклык битлеген кияргә һәм үзе белән индивидуаль намазлык алырга кирәк.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте коронавируска каршы саклану чаралары турында искә төшерә. Бу хакта идарә сайтында хәбәр ителә.

"Хөрмәтле дин кардәшләр! ТР мөселманнары Диния нәзарәте күмәк намазлар вакытында саклык чараларын үтәү кирәклеген искә төшерә, - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Мәхәллә халкы индивидуаль яклау чараларыннан файдаланырга һәм индивидуаль намазлык алып килергә сорыйлар.
Моннан тыш, иммунитеты хәлсезләнгән һәм 65 яшьтән өлкәнрәк өлкәннәргә мәчеткә йөрүдән тыелырга киңәш ителә.

Исегезгә төшерәбез, 4 октябрьдә коронавирус белән вәзгыятьне контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча оператив штаб илдә коронавирусның яңа очракларының саны 10 меңнән артып китүе турында хәбәр итте. Мондый авыру дәрәҗәсе илдә май уртасыннан теркәлмәгән.

Роспотребнадзор биргән соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә 83 төбәктә 11 615 яңа Covid-19 очрагы ачыкланган, шуларның 25е Татарстанда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев