Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан мәктәпләрендә 25 укытучы коронавирус йоктырган

Татарстан укучыларын дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый.

Республика мәктәпләрендә ел башыннан 25 укытучы һәм җиде укучы коронавирус йоктырган, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә сылтама ясап.

"Бездә 1 сентябрьдән башлап төрле мәктәпләрдә Covid-19лы барлыгы 25 педагог һәм җиде укучы бар. Бүгенге көндә ике бала сәламәтләнде инде, мәктәпкә чыктылар, бишесе карантинда кала. Әмма, килешегез, 400 мең мәктәп укучысы арасында мондый очраклар безнең калган барлык укучыларны да дистанцион укуга җибәрү ихтыяҗы турында сөйләми ", - дип билгеләде ведомство башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә дистанцион уку мәсьәләсе каралмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев