Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Мәгариф министрлыгы укытучыларга туган телләр дәресләрен кыскартмаска боерды

Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне укыту сәгатьләре киметелергә тиеш түгел.

Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов шулай дип белдерде. Ул һәр мәктәптә туган телне өйрәнү хокукы билгеләнгән күләмнән ким булмаган дәрәҗәдә сакланырга тиеш булуын әйтте.

Мөҗипов яңа уку елыннан беренче һәм бишенче сыйныфларда яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелүен искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, Федераль дәүләт белем бирү стандартының беренче редакциясендә укыту йөкләнеше киметелгән булган.

«Безнең республика, башка төбәкләр тырышлыгы белән Мәгариф министрлыгы бу тәкъдимне хуплады һәм уку-укыту йөкләнешенең күләмен узган ел дәрәҗәсенә кире кайтарды», – дип өстәде мәгариф һәм фән министры урынбасары. Бу турыда ул Казанның уку оешмалары җитәкчеләренең август конференциясендә чыгыш ясаганда сөйләде.

Чыганак: Интертат Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев