Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан мөфтияте сезонны яшьләр өчен яңа проектлар белән ачып җибәрә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте сентябрь аеннан башлап мөселман егет һәм кызларны төрле дини программаларда катнашырга чакыра. Бу хакта ул үзенең рәсми сайтында хәбәр итә.

«Яшь килен» проекты шактый зур кызыксыну уятыр дип көтелә: биредә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән тематик очрашулар булачак. Алар тулысы белән шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышланачак. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр - бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнәчәк. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә алачак. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр торачак. Курслар 26 сентябрьдән сәг.18.30да башланып айның һәр икенче атнасында Галиев мәчетендә булачак. Соңгы дәрес кызлар өчен аулак өй форматында 19 декабрьдә узачак. Проектта катнашу өчен яшь чикләве юк. 

«Яшь килен»гә ике ысул белән язылырга мөмкин: беренчесе - https://clck.ru/He3Xi сылтамасы буенча гариза тутырырга, икенчесе – +7 (843)237-86-18 телефонына шалтыратырга. 

Мөселман егетләренә исә аерым клуб оештырылды - ир-атлар өчен «I'MAN» проекты. Анда катнашучыларны туплау башланды инде. Бу яңа уникаль проект ир-атлар аудиториясенең күпсанлы сораулары буенча төзелгән. "I'MAN" ир-атлар проектының беренче очрашуы 11 сентябрьдә булачак. Әлеге проектта Ислам кысаларында шәхси һәм рухи яктан үсәргә әзер 18 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар һәм егетләр катнаша ала. Аларны атналык очрашулар, җитди практикалар, спорт һәм бик күп яңа гыйләмнәр көтә. Очрашулар шулай ук Казанның Галиев мәчетендә узачак. Аларда көндәлек тормышның барлык өлкәләрен дә диярлек җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәдﷺ Сөннәте турындагы белемнәрне киңәйтү, чын мөселманга хас булырга тиешле әлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан бушану ысуллары турында сөйләнәчәк. «I'MAN» проектында катнашу өчен https://clck.ru/HiPh6 сылтамасы буенча үтеп яки +7 (843) 237-86-18 телефоны аша язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев