Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан лизингка авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту буенча Россиядә лидер дип танылды

Узган ел республика аграрчылары меңнән артык яңа авыл хуҗалыгы машинасы сатып алганнар.


Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту буенча Россия төбәкләре арасында лидер дип танылды. Иң күп машиналарны ташламалы лизинг буенча узган ел кече һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре сатып алган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 

"Бик зур үсеш бер ел эчендә булды. 2019 елда Росагролизингның төбәк рейтингында Татарстан инвестиция чыгымнары һәм сатып алынган техника саны буенча бары тик 10 нчы урында гына торган, - дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Иң күп техника, 911 берәмлек хуҗалык итүнең кече һәм урта формаларына алынган».

Росагролизингның республика агросәнәгать комплексына узган ел инвестиция чыгымнарының гомуми суммасы 4,1 млрд сум тәшкил итте. Татарстанга 1058 яңа авыл хуҗалыгы машинасы керде, шул исәптән 116 комбайн һәм 197 трактор.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ассызыклаганча, быел республика лизинг буенча авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту күләмнәрен арттырырга уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев