Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан хакимияте быел беренче май чараларын гамәлдән чыгарды

Быел Татарстанда 1 майга багышланган массакүләм чаралар булмаячак. Бәйрәмнәрне гамәлдән чыгару төбәктә санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле.

Бу хакта журналистлар белән брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"1 майга республика чаралары үткәрелмәячәк. Муниципалитетларда оештырыла торган чаралар, барыннан да элек, муниципалитет карамагында», - диде Галимова.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан башкаласында беренче май акциясе шулай ук коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында гамәлдән чыгарылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев